Саратов өлкәсендә тагын бер Җәмигъ мәчете ачылды
10 сентябрьдә Саратов өлкәсенең Дергачев районы Советский бистәсендә Җәмигъ мәчете ачылган. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөкатдәс хәзрәт Бибарсов чакыруы белән тантаналы чарада Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең дини оешмалар белән эшләү бүлеге башлыгы Альберт хәзрәт Азизов катнашты. Ул Россия мөселманнарының рухи лидеры, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән тантанада катнашучыларга сәламләү сүзләрен җиткерде. Активистларны бүләкләү булды.
Чарада шулай ук Саратов өлкәсе эчке сәясәт һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләр министры урынбасары вазифаларын башкаручы Тимофей Лещенко, Дергачев муниципаль районы башлыгы Сергей Мурзаков, Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Ислам Дашкин, Ульяновск өлкәсе мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Мөхәммәт Байбиков, Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре, Дергачев муниципаль районы һәм Саратов өлкәсе халкы катнашты.