Эмир Кустурица Татарстанда төшерелгән «Ядәч» һәм «Микулай» фильмнарын карарга вәгъдә итә
Эмир Кустурица Татарстанда төшерелгән «Ядәч» һәм «Микулай» фильмнарын карап чыгарга вәгъдә иткән.
«Эмир Кустурица белән очрашу мөмкинлеге булгач килгән идем. Аңа безнең трейлер ошады. Ядәч уены турында сөйләштек. Серб телендә ядәч «ядос2 була икән – шуны белдем», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә әлеге очрашуда катнашкан режиссер Байбулат Батуллин.
Дөньякүләм танылган кинорежиссер, актер һәм музыкант Эмир Кустурица Казанда ике яшь кинорежиссер белән очрашкан. Ул Байбулат Батуллинның «Ядәч» фильмын һәм Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмын да карап фикерен әйтергә булган.
«Безнең бер уртак ягыбыз бар – Кустурица да минем фильмнарны карамаган, мин дә аның фильмнарын карамаганмын. Премьера ыгы-зыгысы узгач, аның фильмнарын караячакмын, Аллаһ боерса», – диде Байбулат Батуллин.
«Бүген Эмир Кустурицаны безнең берничә яшь режиссер белән таныштырдык. Без булган материалны карап барыр юлыбызны билгеләргә, татар кинематографиясе алдына максатлар куярга тырышабыз», – дигән иде Казан халыкара мөселман киносы фестивале ябылу тантанасы алдыннан мәдәният министры Ирада Әюпова журналистларга.
- 14 сентябрьдән прокатка Байбулат Батуллинның «Ядәч.Истә»/«Бери да помни» фильмы чыга.
- Быел җәй көне киң прокатка Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмы чыкты.
- «Инетртат» сайтында интервьюда Казан бомжын актриса иткән Байбулат Батулла: «Әтине яшәртәсе килгәнгә кино төшердем», дип сөйләгән иде.