Төмән шәһәре Татар мәдәнияте үзәге ачык ишекләр көненә чакыра
Төмән шәһәре Татар мәдәнияте үзәге 15 сентябрь көнне ачык ишекләр көне кысаларында күп төрле чаралар үткәрә. Анда барлык теләүчеләр катнаша ала. Бу хакта шәһәрнең Татар мәдәнияте үзәге «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итә.
10.00-18.00 сәгатьләрдә үзәкнең түгәрәк һәм студияләренә язылырга мөмкин.
16.00-17.00 сәгатьтә «Чикләрсез мафия» («Мафия без границ») рольле уенында катнашырга мөмкин.
17.00-18.00 сәгатьләрдә Урал-Себер рәсеме һәм декоратив-гамәли иҗаты буенча мастер-класслар узачак.
17.30-18.20 сәгать аралыгында сәүдәгәр Филимон Колмогоровның йортына экскурсиягә чакыралар.
18.30 сәгатьтә исә зур залда бәйрәм программасы булачак. Анда Татар мәдәнияте үзәге иҗат коллективлары концерт чыгышларын тәкъдим итәчәк, диелә хәбәрдә.