Лениногорскида Россиянең өч Герое истәлегенә бокс турниры үткәргәннәр
Лениногорскида Россиянең өч Герое истәлегенә бокс турниры үткәрелде. Әлеге бокс турниры узган ел беренче мәртәбә булды. Турнир Лениногорскида туып-үскән Россия Герое Дамир Исламов, аның белән бер танкта булган ефрейтор Дамир Гыйлемханов һәм рядовой Иван Цевун истәлегенә багышланды, алар махсус хәрби операциядә һәлак булды. Аларга өчесенә дә үлгәннән соң Россия Геройлары исемнәре бирелде. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
Турнир Дамирның тренеры Альберт Сафин инициативасы белән үткәрелә. Дамир бокс белән шөгыльләнгән, турнирларда катнашкан.
Турнир алдыннан стадионда футбол матчы булды. Лениногорск җыелма командасы Мәскәүдән килгән ZOV командасы белән очрашты. Уен киеренке барды. Нәтиҗәдә, матч 6:6 исәбе белән төгәлләнде. Футбол тайманары арасында Мәскәүдән TURBO SHOW командасы велошоу күрсәтте.
«Яшьлек» спорткомплексында узган бокс турнирында 50дән артык спортчы катнашты. Татарстан, Башкортстан, Удмуртия республикалары спортчылары килгән иде.Ярышларда Россия Геройларының якыннары, туганнары да катнашты.
Турнир катнашучыларын район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков сәламләде. Ул спорт өлкәсендә социаль мөһим проектларны тормышка ашыруга ярдәм иткән хәйриячеләргә рәхмәтен җиткерде.
Рингка беренчеләрдән булып, яшь спортчылар Лениногорскидан Ксения Ратникова һәм Азнакайдан Зөлфия Хазина чыкты. Бокс ярышында Ксения җиңде. Аннары рингка төрле яшь категориясендәге спортчылар чыкты.