Свердловск өлкәсендә татар язучылары әсәрләрен укучылар арасында әдәби бәйге була
20 октябрьдә Свердловск өлкәсе Красноуфимск шәһәр округының Мәдәният һәм ял үзәгендә татар шагыйрьләре һәм язучылары әсәрләрен укучылар арасында «Җанлы классика» әдәби конкурсы була. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Свердловск өлкәсенең гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары, югары уку йортлары һәм урта махсус уку йорты студентлары бәйгедә катнашырга чаккырыла, диелгән хәбәрдә.
Конкурсның шартлары, уздырылу урыны, вакыты һәм башка мәгълумат белән нигезләмәдә танышырга мөмкин.