Зәйдән өч бертуган махсус хәрби операция зонасында контракт буенча хезмәт итәчәк
Зәйдән өч бертуган махсус хәрби операция зонасында контракт буенча хезмәт итәргә җыена. Аларның иң кечеләре агымдагы елның гыйнварыннан контракт буенча Ватаныбыз иминлеге сагында тора, хәзер ул хезмәт иткән частька аның ике абыйсы да китә. Алар өчәү бергә бер частьтә булачак. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.
Әлеге гаиләдә биш бала – дүрт ул, бер кыз үскән. Алар кечкенәдән үк бер-берсенә ярдәмләшеп, терәк булып үскәннәр. Кече энеләре солдаттан кайткач, контаркт буенча хезмәт итәргә карар кылган. Хәзер ике абыйсы ныклап уйлап, бергә җиңелрәк булыр дип, аның янына китәргә булган.
«Мин Зәйдә туып үстем. Армия хезмәтен взвод командиры урынбасары булып Мәскәү өлкәсендә үттем. Армиягә дә үзем теләп киттем, мәктәпне тәмамлауга, хәрби комиссариатка килеп, Ватан алдында бурычымны үтәргә теләгемне белдердем. Сержантлар мәктәбен бик яхшыга тәмамладым. Һөнәрем буенча мин машина йөртүче. Энебез отпускага кайткач, барыбыз да бергә булырбыз, өчәү җиңелрәк булыр дип сөйләштек. Без бер частьтә хезмәт итәчәкбез», - ди контракт буенча хезмәткә китүче егет.
Энеләре частьләре комплектлашкан булса да, абыйларына үзе янында урын тапкан. Ул хәзер аларның килүләрен көтә.
«Әлеге егетләр күпләргә үрнәк булып тора. Армия хезмәтен взвод командиры урынбасары дәрәҗәсендә узу бу инде күп нәрсә турында сөйли. Офицер булмаганда, бу вазифаны алар башкара», - диде хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов.