"Көнчыгыш" космодромында Путин белән Ким Чен Ын сөйләшүләре узды
Сөйләшүләрнең ачык өлеше кыска булды, Ким Чен Ын Төньяк Корея багланышларны үстерергә тели, чөнки һәрвакыт "президент Путинның һәм Русия хөкүмәтенең бөтен карарларын" да хуплап килде, дип белдерде. Ябык өлеше исә сәгать ярым барды, анда шул исәптән Русия саклану министры сергей Шойгу да катнашты.