«Татмедиа» җәмгыяте филиалы хезмәткәрләренә кунакка махсус зонадан кайткан хәрби килгән
Бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Нурлат-информ» филиалы коллективында Казначей «кушаматлы» хәрби Аркадий кунакта булган.
Хәрби берничә көн элек ялга кайткан, махсус операция зонасында ул тугыз ай хезмәт иткән. Узган елның октябрендә мобилизацияләнгән, Казанда хәрби әзерлек узганнан соң операция зонасына җибәрелгән.
«Нурлат-информ» хезмәткәрләре Казначейның язмышын хәрби хезмәтенең беренче көненнән үк күзәтеп бара: биредә аның туганы Лилия Исаенкова веб-редактор булып эшли. Филиал җитәкчесе — баш мөхәррир, журналистлар, газета верстальщиклары, телевидение видеоператорлары көн дә аның хәле белән кызыксынып, белешеп торган.
Җәй көне Нурлатның «Җиңү өчен тәм-томнар» («Вкусняшки для Победы») хәрәкәте волонтерлары, Казначейның апасы үтенечен искә алып, үз якташлары һәм аның иптәшләренә коры шулпа һәм реторт-пакетлар тутырылган исемле махсус посылкалар җибәрәләр.
Бу юлы 25 яшьлек хәрби журналистлар белән аралашкан, барысы да аның яхшы кәефле булуын күреп сөенгән —хәрби хезмәткәрнең йөзеннән елмаю китмәгән. Очрашу ахырында редакция коллективы көннең төп кунагы белән фотога төшкән, аңа уңышлар һәм җиңү белән тизрәк өйгә кайтуын теләгән.