Чиләбедә Россиянең халык артисты Шәүкәт Әмиров истәлегенә багышланган концерт була
Чиләбедә күренекле музыкант – балалайкада уйнаучы, М.П.Мусорский исемендәге Урал дәүләт консерваториясе профессоры, Россиянең халык артисты Шәүкәт Әмиров истәлегенә багышланган концерт була. Бу хакта Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессының социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә.
Программага балалайка өчен сайлап алынган, эшкәртелгән һәм үзенчәлекле әсәрләр кертелгән.
«Дөньяны кочкан өч кыл» дигән иҗат кичәсендә «Малахит» Дәүләт халык рус оркестры катнашында Шәүкәт Әмировның укучылары һәм дуслары чыгыш ясаячак, диелә хәбәрдә.