Түбән Кама янында авариядә ир-ат һәлак була
Түбән Кама янында Кама Аланы бистәсендә үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте булган.
«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, «Жигули» шоферы зур тизлектә баганага бәрелә. Бәрелүдән машина янга әйләнеп төшә.
Шофер шунда ук үлә. Урынга килгән табиблар үлемне раслаган.