Ливиядә су басу аркасында кешеләр һәлак булу сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашты
«Россия — ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме җитәкчесе, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ливиянең төньяк-көнчыгышындагы давыл һәм су басуның фаҗигале нәтиҗәләре белән бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Телеграмма Ливиянең Президент советы рәисе Мөхәммәт Менфига җибәрелгән.
«Үлгәннәрнең туганнары һәм якыннарына теләктәшлек һәм ярдәм сүзләрен, шулай ук бу табигый афәт нәтиҗәсендә зыян күргәннәрнең барысына да тизрәк савыгу теләген җиткерүегезне сорыйм. Бу югалтуларның ачысын уртаклашам һәм Сезнең белән һәм Ливия халкы белән бергә кайгырам», — диелә телеграммада. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Якшәмбе, 10 сентябрьдә, Киренаика өлкәсенә «Даниэль» давылы ябырыла. Дерну шәһәрен әйләндереп алган ике буа җимерелеп төшә, шуннан соң су басу башлана. Су торак кварталларны юып төшерә һәм күп кенә яр буе шәһәрләрендә йортларны җимерә. РИА Новости хәбәр иткәнчә, корбаннар саны 7 меңгә җиткән. Россия Президенты Владимир Путин да кайгы уртаклашты, табигый бәла-каза нәтиҗәләрен бетерүдә Россиянең ярдәм күрсәтергә әзер булуын билгеләп үтте.