Ливиядә су басу аркасында кешеләр үлеме сәбәпле, мөфти Равил Гайнетдин кайгы уртаклашты
Россия мөселманнарының рухи лидеры, мөфти шәех Равил Гайнетдин Ливиянең көнчыгышында су басулар нәтиҗәсендә кешеләр һәлак булу сәбәпле, кайгы уртаклашты. Көчле су басулар «Даниэль» гарасаты аркасында килеп чыккан. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте яза.
«Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россиянең 25 миллионлы өммәте һәм шәхсән үз исемемнән илнең көнчыгышындагы көчле су басулар нәтиҗәсендә кешеләр һәлак булу сәбәпле, Ливия халкының чын күңелдән кайгысын уртаклашам.
Без, Россия мөселманнары, коточкыч табигый бәла-каза нәтиҗәсендә туганнарын һәм якыннарын югалтканнарның кайгысын уртаклашабыз, үлгәннәр өчен кайгырабыз, хәбәрсез югалганнарны коткарсын һәм яраланганнарны савыктырсын дип Аллаһы Тәгаләгә дога кылабыз.
Без Аллаһы Тәгаләдән үлгәннәрнең рухларын кабул итүен һәм аларга үзенең мәрхәмәтен бирүен сорыйбыз», — диелә кайгынамәдә.