Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессына милләттәшләр белән тыгыз эшләргә кушты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессына милләттәшләр белән эшләү формаларын тагын да камилләштерү мөһимлеген әйтте.
«Ватандашлар белән багланышлар республиканың тышкы элемтәләренең мөһим юнәлеше булып тора. Бу эштә төп роль Бөтендөнья татар конгрессына бирелә. Ул бөтен дөнья буенча татар милли-мәдәни оешмаларын берләштерә, төрле төбәкләрдә дәүләт органнары белән хезмәттәшлекне ныгыта. Милләттәшләребез белән тагын да тыгыз эшләү мөһим», - диде ул Татарстан Дәүләт Советына юлламасында.