Рөстәм Миңнеханов: Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен кайгырту бик мөһим
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның, һәлак булганнарның гаиләләрен кайгыртып тору бик мөһим. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына 2024 елга еллык юлламасында шул хакта әйтте.
«Республикада һәрьяклап ярдәм күрсәтү эше җайга салынган: балаларны ял иттерү, сәламәтләндерү, балалар бакчаларында урыннар бирү, ата-ана түләвеннән азат итү, белем бирү учреждениеләрендә бушлай кайнар ризык белән тукландыру, төрле социаль, юридик, психологик ярдәм күрсәтү. Без махсус хәрби операциядә катнашучыларның эш урыннарын саклап калган һәм хезмәт хакын түләгән предприятиеләрнең җитәкчеләренә рәхмәтле», – дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе.
«Махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның гаиләләренең бер проблемасы да игътибарсыз калырга тиеш түгел», – дип ассызыклап әйтте Рөстәм Миңнеханов.