Шәймиев «Татарстанның чигелгән картасы» күргәзмәсендә булды
Татарстанның чигелгән картасы — ул безнең матди булмаган мәдәни мирасыбызны торгызу юлында яхшы адым. Бу хакта ТР Дәүләт Советы утырышы тәнәфесендә шул ук исемдәге күргәзмәдә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белдерде.
Картаның барлыкка килү тарихы турында аңа Татарстан Мәдәният министрлыгы җитәкчесе Ирада Әюпова сөйләде. Бер тукымада 43 район һәм республиканың ике шәһәр округы чигелгән. Мондый картаны булдыру идеясе узган елның декабрендә «Россиянең чигелгән картасын» тәкъдим иткәннән соң барлыкка килгән.
Татарстан вариантын төзүгә республиканың барлык почмакларыннан халык һәм үзешчән осталарны, профессиональ гамәли рәссамнарны җәлеп иттек. Нәтиҗәдә, һәр муниципалитет үзенең традицион чигү стилен күрсәтә алды.
Минтимер Шәймиев шулай ук күргәзмәдә булган осталар белән аралашты. Алар аңа чигү технологиясе һәм сурәтләр символизмы турында сөйләде.
«Афәрин, эшләгәнсез! Бу безнең күпмилләтле матди булмаган мәдәни мирасыбызны торгызу юлында яхшы адым», - диде Татарстан Дәүләт Киңәшчесе.