Руслан Шиһабетдинов: Махсус операциядә катнашучы солдатларга ярдәм итәргә бурычлыбыз
«Бердәм Россиянең Яшь гвардия» Татарстан төбәк штабы җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов аерым бурыч булып махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга ярдәм итү тора, дип саный.
«2025 елда Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына әзерлек чараларын инде эшли башларга тиешбез. Рөстәм Миңнеханов еллык юлламада киләсе елны – Президент сайлаулары, сентябрь аенда Дәүләт Советына сайлаулар булачагын әйтте. Без, яшь гвардиячеләр оешмасы буларак, яшьләр белән эшләргә планлаштырабыз. Лисичанск һәм Рубежныйга гуманитар ярдәм күрсәтү дә төп бурычларның берсе булып тора», - диде ул журналистларга Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татарстан Рәисенең Дәүләт Советына еллык юлламасы тәмамланганнан соң.