Миңнеханов Россия халыклар дуслыгы университеты президенты Филиппов белән очрашты
Россия Халыклар дуслыгы университеты белән Казан федераль университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов П.Лумумба исемендәге Россия Халыклар дуслыгы университеты президенты Владимир Филиппов белән әлеге һәм югары уку йорты белән республика арасындагы багланышлар мәсьәләләре турында фикер алышты. Очрашу Татарстан Хөкүмәт Йортында узды.
Филиппов сүзләренчә, хезмәттәшлек турындагы документ бергәләп программалар һәм методикалар булдыруны, аеруча перспектив юнәлешләр буенча фәнни-мәгариф проектлары өстендә эшләүне күздә тота.
Халыклар дуслыгы университеты президенты Татарстан башкаласына Россия чит ил студентларының XI Бөтенроссия съездында катнашу өчен килде, ул 16 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.