Балтач районында «Автобабай» конкурсы җиңүчеләре билгеле булды
Балтач районы ЮХИДИ, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе һәм Балтач ДОСААФы тарафыннан «Автобабай-2023» конкурсы үткәрелде. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.
Катнашучылар иң элек Балтач ДОСААФында юл кагыйдәләреннән белемнәрен күрсәтеп, билетлар чиште. Аннан соң үз машиналарында йөрү осталыкларын күрсәтте.
Гүзәл затлар арасыннан үзе генә катнашучы Гөлзада апа Хөснетдинова ел саен әлеге бәйгенең йөзек кашы булып тора. Ә инде җиңүче исемен яулау өчен Рәис Зыятдинов, Фирдинант Гыйлемҗанов һәм Рамазан Фәрзиев үзара ярышты.
«Ничә еллар Балтач ДОСААФында яшь шоферларга машина йөртү серләрен өйрәткән Рәис абый җиңү яулап, соңгы елларның абсолют җиңүчесе булып танылды. Икенче һәм өченче урыннарны Фирдинант һәм Рамазан абыйлар бүлеште», диелгән хәбәрдә.
Барлык катнашучыларга да конкурсны оештыручылар тарафыннан бүләкләр тапшырылып, иң изге теләкләр юлланды.