Буадан махсус хәрби операция зонасына УАЗ, дизель-генераторы җибәргәннәр
Татарстанның Буа районыннан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк партиясен җибәрделәр, аның гомуми авырлыгы 3,5 тоннадан артык. Район башлыгы Ранис Камартдинов колоннаны озатырга һәм ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерергә килде.
«Район ярдәме белән гуманитар ярдәм шактый җыелды. Түбәсенә кадәр кирәкле әйберләр төялгән УАЗ машинасы җибәрелде. Бу партиягә очрашуда хәрбиләр сораган принтерлар, маскировкалау челтәрләре керде, һәркайсына маскхалат әзерләнде», - диде җитәкче.
Шулай ук якташларга яшелчәләр, компрессор һәм дизель-генератор җибәрелде.
Фото: ТР Буа районы матбугат хезмәте
Йөкне тәҗрибәле машина йөртүчеләр алып бара, алар махсус хәрби операциягә ярдәм партияләрен биш тапкыр илткән.
«Йөк озатучылар тәҗрибәле, һәр адресатка илтеп җиткерүләренә ышанам», - дип язган Телеграм-каналында район башлыгы.
Искәртик, Буа районы Лисичанск өчен 2 фура ярдәм әзерләгән: бер зур йөк машинасына төзелеш материаллары (15 кубометр), икенчесенә яшелчә төялгән. Такта һәм цемент җыярга (10 тонна) эшмәкәрләр ярдәм иткән.
Крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл җирлекләре 22 тонна яшелчә (бәрәңге, кишер, чөгендер, суган) әзерләгән.
Фото: ТР Буа районы матбугат хезмәте