Меценат Әсгать Галимҗанов йортындагы янгын нәтиҗәләренең фото һәм видеолары дөнья күрде
Танылган меценат Әсгать Галимҗанов кайчандыр яшәгән йортта янгыннан соңгы фотолар чыкты.
Исегезгә төшерәбез, кичә Межлаук урамындагы агач йортта янгын чыккан иде. Ике катлы бинаның түбәсе янган.
Белгән кешеләр әйтүенчә, күптән түгел яшәү урыны булмаган кешеләр (бомжлар) төпләнгән йортта кайчандыр танылган меценат Әсгать Галимҗанов яшәгән.
Хәйрияче йорты иске Казанның тарихи өлешендә, тимер юл вокзалы янында урнашкан.
Әсгать Галимҗанов — Казанның мактаулы кешесе, меценат, Казан Кремле янында аңа һәйкәл куелган. Ул 2016 елда вафат була.