Махсус операциядән кайткан хәрби Түбән Кама халкына гуманитар ярдәм өчен рәхмәт белдерде
Түбән Камада махсус операция хәрбиләре өчен биш гуманитар ярдәм җыю пункты эшли. Анда беренче чиратта кирәкле продукт һәм товарлар, гигиена чаралары, кием һәм аяк киеме кабул ителә. Түбән Каманың барлык битараф булмаган кешеләре ярдәм күрсәтә ала.
«Йокы капчыгы, эчке кием һәм носкилар, термос, газ горелкасы тәкъдим итә алабыз...» — дип санап китә үзәкнең волонтеры Түбән Каманың мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәренә.
Исемлектә — иң кирәкле әйберләр. Иртәгә үк алар Денисның солдат рюкзагына тутырылачак.
«Безгә ярдәм иткән һәм теләктәшлек күрсәткән барлык битараф булмаган шәһәр кешеләренә мин бик рәхмәтле. Безгә ярдәм һәм посылкалар җибәргәннәре өчен аларга бик зур рәхмәт», — ди хәзерге вакытта ялда булган хәрби хезмәткәр.
Җыю пунктларының берсе Химиклар урамы, 72Б адресында урнашкан. Ул ял көннәрсез эшли. Биредә посылкаларны кабул итү һәм сортларга бүлү белән шөгыльләнүче 25 волонтер эшли.
«Җан авырта. Мин патриот. Бу эшне ташламыйм. Психолог та, әни дә, апа да булырга туры килә, ярдәм итәбез һәм булышабыз», — дип уртаклаша үзәк волонтеры Лариса Орлова.
Хәрбиләр һәм аларның гаиләләре өчен гуманитар ярдәмне монда һәр теләгән кеше китерә ала. Бу —беренче чиратта кирәкле продукт һәм товарлар, кием һәм аяк киеме, дарулар, гигиена чаралары. Шулай ук пунктта ук коры душ ясау эше оештырылган.
«Менә бу губка, пакетка бераз лосьон саласың, һавасын чыгарып бетерәсең. Шунда чүпрәк өстисең. Су белән юешлиләр һәм корытып сөртәләр», — дип аңлата волонтер Никита Минеев.
Денис та үзе белән коры душ алды. Солдат инде махсус операция зонасында бер ел хезмәт итеп, ялга кайткан.
Алда — фронт көннәре. Хәрби үзе әйтүенчә, төп ярдәм — аны өйдә, туганнары гына түгел, ә бөтен Түбән Камада көткәннәрен аңлау.