Чаллы ашыгыч ярдәм хастаханәсе табиблары йөрәк аорта клапанын яңа алым белән алыштырган
Чаллы ашыгыч ярдәм хастаханәсе хирурглары йөрәктәге аорта клапанын яңа методика буенча алыштырган. Бу хакта мәгълүмат медицина учреждениесенең Telegram-каналында дөнья күрде.
Табиблар 62 яшьлек пациентка аорта клапанының транскатетер имплантациясен үткәргән.
Фото: © Чаллы ашыгыч ярдәм хастаханәсе
Марсель Хәбибуллин Чаллы ашыгыч ярдәм хастаханәсе табиблары белән беренче тапкыр аортаның катламнарга бүленүе аркасында йөрәгенә ачык операция вакытында таныша. Ул вакытта табиблар зарарланган аорта клапанын алмаштырмыйча, саклап кала ала.
Соңрак, ел ярымнан соң, пациентның кабат аорта җитмәүчәнлеге барлыкка килә. Ачыкланганча, ир-атның тумыштан йөрәге кимчелекле — анда клапан капкачы өч түгел, икәү икән.
Табиблар имплантны китерүнең яңа системасын куллана — күкрәкне ачмый гына клапанны алмаштыралар. Хирурглар тәндәге клапан капкачларын торба ярдәмендә (аорта клапаны бу торба эчендә пружина кебек җыелган) кертә алган. Зыян күргән клапанны Россиядә җитештерелгән ясалма протез белән алыштыралар.
Чаллы ашыгыч ярдәм хастаханәсе баш хирургы Рәмис Якупов сүзләренчә, безнең илдә җитештерелгән протез биологик инерт материалдан (тетрафторэтилен полимеры) эшләнгән, ягъни организм тарафыннан кире кагылмый һәм яхшы характеристика белән аерылып тора.
«Шундый ук импорт клапаннарның капкачлары хайваннарның биологик тукымасыннан эшләнә һәм 6-8 ел хезмәт итә. Россия клапаны исә озаграк хезмәткә исәпләнгән», — дип аңлата ул.
Хәзерге вакытта бәхетле пациент Марсель Хәбибуллин хастаханәдән чыгарга әзерләнә.
«Бердәм команда, үз эшләрен яхшы белгән искиткеч кешеләр. Беренче чакыруга ук җавап бирделәр. Афәрин, егетләр, кулларыгыз алтын!» — дип шатланып рәхмәтләрен җиткерә пациент.