Мөфти шәех Равил Гайнетдин Кырым авылында манара төзелешенә ярдәм күрсәткән
Кырымның Ленин районы Калиновка авылында җирле халык көче белән мәчет төзелә. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин үзе һәм гаиләсе исеменнән манара төзелешенә дога кылып һәм кирәкле сумманы биреп, Калиновка авыл мөселманнарына шәхси финанс ярдәме күрсәткән.
Активистларның һәм авыл имамы Рөстәм әфәнденең манара төзү өчен финанс ярдәме үтенеченә шулай ук Кырым Республикасы Дәүләт Советының Халык дипломатиясе һәм милләтара мөнәсәбәтләр комитеты һәм җәмәгать эшлеклесе Заур Смирнов та җавап бирә. Нәкъ менә алар мөфти шәех Равил Гайнетдинга мөрәҗәгать итә.
Мөселманнарның рухи лидеры Равил Гайнетдин үз көчләре белән мәчет төзеп, изге эш башкаручы Калиновка авылы халкына тирән хөрмәтен белдерде.
Манараны торгызу тантанасыннан соң делегация шулай ук Луговое авылына килде. Анда меценат Владимир Исакидис һәм бертуган Малхаз һәм Азарий Арудовлар Георгий Победоносецның кече храмын төзеп бетереп килә, Пресвятая Богородица Успение гыйбадәтханәсен проектлау алып барыла.
Күпмилләтле һәм күпдинле Кырым илебез халыкларының иң яхшы традицияләрендә яши һәм эшли, диелә хәбәрдә.