"Алабуга Политех" уку йортына Африка илләреннән студентлар җыюны җитәкчелек "гендер тигезлеге" белән аңлатты
Татарстанга хезмәткәрләр җәлеп итү турында түгәрәк өстәл узган. Африка һәм Һиндстаннан килгән кызларны "Алабуга Политех" көллиятендә укытсак, 80 процент студенты - егетләр булган уку йортында гендер тигезлеге булачак, егетләр дә беркая китмәячәк дип саныйлар.