Гаскәрне "кимсетү" турындагы эшләр саны ягыннан аннексияләнгән Кырым өченче урынга чыккан
Сугыш башыннан бирле Кырымда кимендә 377 кешене гаскәрне "кимсетү"дә гаепләп штраф салганнар. Шул ук вакытта мәхкәмә документларыннан күренгәнчә, дистәләгән эш кешеләрнең танышлары өстеннән язган әләкләре нигезендә ачылган булган.