Казанда күпкатлы йорт подъезды янында граната шартлаткан ир-атны тоткарлаганнар
Полиция хезмәткәрләре йорт подъезды янында граната шартлаткан 38 яшьлек ир-атны тоткарлаган.
«Татар-информ»га билгеле булганча, ир-ат исерек булган. Аның үзе белән ике страйкбол уены өчен файдаланылучы яктылык-тавыш гранатасы булган.
Хәзерге вакытта әлеге вакыйганың барлык шартлары ачыклана.