Иннополиста юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотучы дрон-квадрокоптер ясаганнар
Иннополис университеты белгечләре юл хәрәкәтен контрольдә тоту өчен InnoDrone дрон-квадрокоптеры уйлап чыгарган. Бу хакта Татарстан премьер-министры урынбасары, Иннополисның үсеш буенча кураторы Роман Шәйхетдинов үзенең Telegram-каналында хәбәр итә.
Дрон фәнни шәһәр юлларында сынау үтә, дип билгеләп үтелгән хәбәрдә.
InnoDrone заряд җыймыйча да тәүлек әйләнәсе күзәтү алып бара. Моннан тыш, ул -30 °C тан +55 ° C ка кадәр температурада, шулай ук яңгыр вакытында һәм җилнең тизлеге секундына 10 метрга кадәр булган очракта эшли ала.
Дрон характеристикасы аңа транспортның төрле төрләрен танырга, каршы полосага чыгу, тоташ линияне кисеп чыгу, шулай ук юл чите хәрәкәтен һәм аеру полосаларында хәрәкәт итүне фиксацияләргә мөмкинлек бирә.