Казандагы Җәмигъ мәчете макеты Architizer Vision Awards премиясе җиңүчесе булды
«Цимайло, Ляшенко һәм Партнерлар» архитектура бюросы тарафыннан эшләнгән Җәмигъ мәчете макеты Architizer Vision Awards премиясе җиңүчесе булган. Макет «Модельләр булдыру» категориясендә җиңү яулаган. Бу хакта макетны ясаучылар үз телеграм-каналында язып чыккан.
«Без макет проектын махсус рәвештә «Арх Москва» күргәзмәсе өчен эшләдек — аны павильон белән бергә күрсәтү өчен», — диелә хәбәрдә.
Макет меңнән артык детальдән гыйбарәт, алар кул белән җыелган. Фасад элементлары гипс катнашмасыннан коеп, уникаль формага салып әзерләнгән.
Исегезгә төшерәбез, Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулу уңаеннан Җәмигъ мәчете төзү турындагы карарны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Якынча 10 мең кешене кабул итә алырлык гыйбадәт йортын төзү башта элеккеге «Кырлай» күңел ачу паркы урынында планлаштырылган иде. Аннары аны Бишбалта бистәсендәге ком базасы территориясенә күчерделәр.