Беренче чирек ахырына кадәр Казанның һәр мәктәбендә «Беренчеләр хәрәкәте» клубы булачак
Беренче чирек азагына кадәр Казанның һәр мәктәбендә «Беренчеләр хәрәкәте» клубы ачарга планлаштыралар. Оешмага әгъзалыкка шәһәрнең һәр районында ай саен багышлаулар оештырырга җыеналар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Беренчеләр хәрәкәте»нең Казан бүлеге җитәкчесе Динар Бариев хәбәр итте.
«Әлегә бездә илледән артык «Беренчеләр хәрәкәте» бүлеге ачылды. Безнең бурыч беренче чирек ахырына кадәр һәр мәктәпне колачлау, алар 200дән артык. Хәзер без бу эшне актив алып барабыз, презентацияләр ясыйбыз, укучылар үзләренең катнашуы турында карар кабул итә», - дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.
Бүген Казанда «Беренчеләр хәрәкәте»нә беренче багышлау узачак, оешмага 100дән артык кеше керәчәк. Алга таба һәр ай саен шәһәр районнарында тантаналар булачак мәйданчыкларны билгеләячәкләр.
Шул ук вакытта Бариев ачыклаганча, тантаналарны ешрак үткәрергә мөмкин, барысы да хәрәкәт әгъзасына кандидатларның теләгенә бәйле.