Саба белгече районның социаль-икътисади үсешенә багышланган дәрес үткәрде
Саба гимназиясендә 9-11 сыйныф укучылары өчен муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Баһманов «Саба муниципаль районының социаль-икътисади үсеше һәм киләчәк перспективалары» темасына дәрес үткәрде. Бу хакта http://saby-rt.ru/ сайтында хәбәр ителә.
Чара барышында укучыларга районның социаль-икътисади юнәлештәге казанышлары турында әйтелде, районны төзекләндерү, халык саны һәм муниципаль районның киләчәк үсеш перспективалары белән бәйле сорауларга җаваплар бирелде.