Мөслимдә сәнгать мәктәбе укучылары белән беренче сыйныфка багышлау чарасы булды
Мөслимнең «Кояшлы Ык» ял зонасында сәнгать мәктәбенең җыр бүлегенә тәүге адымнарын атлап кергән укучылар белән беренче сыйныфка багышлау чарасы узды. Бу хакта «Мөслим-информ» хәбәр итә.
Балалар бик күңелле итеп ял итте, төрле уеннарда катнашты, бер-берсе белән аралашты. Чара азагында «дәресләргә вакытында йөрермен, тәртипле, акыллы укучы булырмын», - дип вәгъдә бирделәр.