Татарстанда кабат дизель ягулыгы һәм бензин бәясе артты
4 сентябрьдән 11 сентябрьгә кадәр Татарстанда дизель ягулыгы һәм бензинның бар төр маркасы да кабат кыйммәтләнде. Моны Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан буенча территориаль органы биргән статистика раслый.
Барыннан да бигрәк, дизель ягулыгы бәясе арткан —1,78 процентка (бер сум һәм өч тиенгә), литры 58,77 сумга җиткән.
0,75 процентка (37 тиен) АИ-92 бензины кыйбатланган — литрына 49,51 сумга кадәр; АИ-98 бензины — 0,69 процентка (45 тиен) һәм литры 65,13 сумга кадәр менгән.
АИ-95 бензины бәясе иң аз үзгәргәне — атна эчендә ул 0,47 процентка гына (25 тиен) арткан, литры 53,63 сум.
Россиядә ягулык бәяләре июль аенда кабат арта башлады. Шул ук вакытта 12 сентябрьдә илнең көньягында нефть трейдерларының берсе Reuters агентлыгына Краснодар краенда, Адыгей Республикасында һәм Әстерханда АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензин, шулай ук дизель ягулыгының сатуда бөтенләй булмавын сөйләгән.
Шул ук көнне Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев аграрийларның ягулык белән тәэмин ителеше шактый яхшырды һәм уңыш җыюга тәэсир итмәскә тиеш, дип белдерде. Ул бу хакта Беренче каналга Көнчыгыш икътисади форумы кырында җиткерде.
Үз чиратында Россия Президенты Владимир Путин ил Хөкүмәте ягулык бәяләре ситуациясе белән шөгыльләнә һәм ничек эш итәргә кирәклеге турында җитештерүчеләр белән килеште, дип ышандырды.