Татарстанда икенче атна рәттән кыяр кыйммәтләнә һәм кәбестә очсызлана
4 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр бер атна эчендә Татарстанда кыяр 6,79 процентка кыйммәтләнгән — килограммы 92,96 сумга җиткән. Кәбестә исә, киресенчә, 6,26 процентка очсызланган — килограммы 26,51 сумга төшкән. Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан буенча территориаль органы шушы статистиканы китерә.
Бу атнада азык-төлек бәяләре алдагы атнадагы кебек зур үзгәрешләр кичермәде. Исегезгә төшерәбез, узган атнада кыяр 13 процентка арткан, ә кәбестә бәясе шундук 20 процентка төшкән иде.
Бу юлы бәя үзгәрешләре, нигездә, 4 проценттан артмаган. Мәсәлән, эремчек — кыйбатлану ягыннан икенче урында — +3,49 процент, килограммы 336,43 сумга кадәр, өченче урында — балалар өчен җиләк-җимеш консервалары — 477,13 сум. 2 проценттан артыкка тавык ите (2,26 процент) һәм бодай (2,3 процент) бәясе арткан.
Бу көннәрдә кишергә бәяләр 5,2 процентка — 37,2 сум, чөгендергә — 3,58 процентка (31,9 сум), суганга — 2,78 процентка (31 сум) һәм бәрәңгегә 2,79 процентка (26,57 сум) төшкән. Башка категорияләрдән ит консервлары һәм балалар өчен коры катнашмалар, макароннар 2 процентка кадәр арзанайган.