Миңнеханов авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә ассортимент һәм бәяләрне күзәтергә кушты
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза торган шәһәр башлыклары сәүдә итүчеләргә эш өчен барлык кирәкле шартларны тудырырга тиеш. Шул ук вакытта оештыручылар җитештерүчеләр ассортиментын, товар сыйфатын һәм билгеләнгән бәяләрнең «акыллылыгын» җентекләп тикшерергә тиеш. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
«Оештыручыларга мөрәҗәгать итеп, тәкъдим ителгән товарларның ассортименты һәм сыйфатына игътибар итүегезне сорыйм. Бәя параметрлары да «акыллы» булырга тиеш», — дип ассызыклады Татарстан Республикасы җитәкчесе.
Беренче көзге ярминкәләр Татарстан шәһәрләрендә 9 сентябрьдә узды. Сәүдә ул көнне Казанда 14 мәйданчыкта, Чаллы һәм Яшел Үзәндә — 2, Түбән Камада — 3 һәм район үзәкләрендә тагын 26 ноктада җәелде. Бу көн эчендә 78 млн сумлык продукция сатылган. Чараны оештыруда 16 район катнашкан. Быелгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 23 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
«Иң мөһиме — килеп рәхмәт әйтергә онытмагыз, — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов шәһәр халкы һәм шәһәр башлыкларына. — Мин бу тәҗрибәне беләм, үзем дә күп кенә ярминкәләр үткәрдем. Таң атканда 100әр машина, 200-300 кеше чыга. Бу бик зур һәм катлаулы эш».
Ул билгеләп үткәнчә, шәһәрнең беренче затлары, һичшиксез, ярминкә мәйданчыкларына барып, халык белән очрашырга тиеш.