Камияр Байтимеров ашлык чыгаруга пошлинаны гамәлдән чыгарырга, элеваторлар төзергә чакыра
Авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр, саклау урыннары җитмәү, ашлык чыгаруга таможня пошлиналары кертү һәм башка факторлар Татарстан фермерларының нормаль эшенә комачаулый. Нәтиҗәдә, аграрийлар түбән уңыш белән генә түгел, югары уңыш белән дә җитәрлек табыш ала алмый. Татарстан Фермерлар ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров шулай дип белдерде.
Ул билгеләп үткәнчә, урып-җыю кампаниясе тәмамланган диярлек — 3,7 млн тонна чамасы ашлык, шулай ук техник культуралар җыелган. Икмәк пешерү сәнәгате һәм терлек азыгы буенча эчке ихтыяҗларны ябар өчен бу күләм җитә.
Узган ел исә уңыш рекордлы булды — 5,2 млн тонна җыелды. Әмма продукциянең үзкыйммәте һәм ашлык бәясе тигез булганга, шулай ук экспортка таможня пошлиналары кертелгәнгә күрә, аграрийларның табышы минималь булып чыкты — логистика чыгымнарын исәпкә алып, бер тонна продукция өчен ике сумнан артык кына.
«Эш шунда ки, бәяләр әле безнең фермерларның язгы чыгымнарын каплар дәрәҗәдә үсми. Аларны, гомумән, Россиядәге агроикътисади сәясәт канәгатьләндерми. Бу продукция экспорты белән бәйле», — диде ул «Татарстан-24»кә биргән интервьюда.
Мул уңыш алганда аграрийлар тагын бер проблема белән очраша — ашлык саклау урыннары җитмәү. Нәтиҗәдә, элеваторы булган зур агрохолдинглар җыелган ашлыкны сата яки саклый ала, ә кечерәкләре югалтулар кичерә һәм тулаем алганда рентабельсез эшли.
«Минемчә, ил дәүләтара килешүләр аша ашлыкны кая куярга икәнен табарга тиеш, — дип ассызыклый Байтимеров. — Аны нинди бәягә сатарга — дәүләт тә югалтмасын, һәм фермер да табышта калсын өчен. Бары тик шул очракта гына бер аграрийның һәм бөтен дәүләтнең уңышы безнең икътисадка кирәгенчә булачак».
Аның сүзләренчә, саклау урыннары белән проблема бөртеклеләргә генә түгел, яшелчә продукциясенә дә кагыла.