Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Сентябрь
2023

Академик Рүзәл Йосыпов 85 яшьлек юбилеенда: Максат куеп яши белергә кирәк

0
Академик Рүзәл Йосыпов 85 яшьлек юбилеенда: Максат куеп яши белергә кирәк

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында галим һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстан фәннәр академиясе академигы, филология фәннәре докторы Рүзәл Йосыповның 85 яшьлек юбилей кичәсе булды. Кичәгә академикның шәкертләре, хезмәттәшләре, якыннары килгән иде.

«Мөмкин булганча, тыйнак булырга тырыштым. Тормыш юлым мәгънәле, күп кешеләр өчен гыйбрәтле. Язмышка мин үпкәләмим. Крестьян гаиләсендә, сугыштан соңгы елларда кечкенәдән үк авырлыклар күреп фәкыйрьлектә үстек. Кешедә тырышлык, максат куеп яшәү, рух көче, үҗәтлек сыйфатлары булырга тиеш. Профессор, академик булырмын дип махсус максат куеп йөрмәдем. Җәмгыятькә файдалы, игелекле эшләр эшләргә максат куярга кирәк. Һәм мин шундый максат куйдым да. Әти-әнием дә тырышып эшләргә өйрәтте», - диде Рүзәл Йосыпов кичәдә.

«Казан федераль университеты студентлары, мөгаллимнәре исеменнән чын күңелдән юбилеегыз белән тәбрик итәм. Сез бүгенге көндә зур үрләргә ирештегез: Сез – филология фәннәре докторы, профессор, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты. Бу дәрәҗәле исемнәр Сезнең нәтиҗәле эшләвегезнең казанышы. Сез республикабыз, илебез өчен тирән белемле кадрлар әзерләдегез. Сәламәтлек, озын гомер телим», - диде Казан федераль университеты президенты, социология фәннәре докторы, профессор Рияз Минзарипов.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов Рүзәл Йосыповның кичәдә булган күпчелек кунакларның укытучысы булганын билгеләп үтте.

«Рүзәл Абдуллаҗановичның дәресләренә без бик теләп, бик яратып йөрдек, күп белем тупладык. Без укыган елларда ул ректор вазифасын башкарды. Мин аның дәрескә соңга калганын хәтерләмим. Дәрес бетәргә берничә минут кала ул безнең белән аралашып ала иде: тулай торакта яшәү, уку-укыту процессы, алга таба планнар һ.б. турында сорашып, кайгыртып тора иде. Ул безнең проблемалар белән кызыксынып торды», - диде ул.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов Рүзәл Йосыповны академиклар арасыннан иң үрнәк шәхес буларак бәяләде. «Тормыш юлында һәр кеше үзенең эзен, өлешен калдыра. Рүзәл Абдуллаҗанович күп еллар татар теле мөгаллимнәрен, укытучыларын әзерләде», - диде ул.

«Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре исеменнән олуг, күркәм юбилеегыз белән тәбриклим. Минем тормыш юлымда һәм профессиональ эшчәнлегемдә Сезнең ролегез әһәмиятле булды. Беренчедән, мин Рүзәл Абдуллаҗанович җитәкләгән Казан дәүләт педагогика институтында укыдым. Аспирантурада докторлык диссертациясен яклаганда оппонент булдыгыз. Исәнлек-иминлек телибез, бәхетле, бәрәкәтле гомер кичерергә язсын», - диде Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтүенчә, Рүзәл Йосыпов тел белемен яңа баскычка күтәргән олпат галим һәм абруйлы остаз. «Сезнең иртәнге сәгатьтә студентларны каршы алуыгыз, һәр бина саен йөреп чыгуыгыз, һәр студентның тормышын, хәл-әһвәлен белергә тырышуыгыз хәзерге җитәкчеләргә дә үрнәк булсын иде. Шәкертләрегез Татарстанның милли мәгариф системасында һәм фән өлкәсендә нәтиҗәле хезмәт итә», - диде ул.

«Рүзәл Йосыпов Арча районы Кышкар авылыннан. Барыбыз да аның белән горурланабыз. Кышкар бик борынгы, мәдрәсәле, үзенең зыялылары белән элек-электән дан тоткан төбәк. Рүзәл абыйның әтисе Габдуллаҗан агай Кышкар мәчете мөәзине Йосыфҗан улы булган. Диләрә ханым белән саулык-сәламәтлектә, үрнәк гаилә булып, матур итеп яшәргә язсын», - диде Арча муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Илфар Әюпов. Ул Арча районы башлыгы Илшат Нуриевның котлау сүзләрен яңгыратты.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде. «Белем алу – энә белән кое казу, диләр. Белемнең нигезен Рүзәл Йосыпов кебек мөгаллимнәребез булдырган. Без аларга шуның өчен рәхмәтле булырга тиеш. Татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрне саклап калуда башкарган зур эшләрегез өчен Бөтендөнья татар конгрессы Сезгә рәхмәт белдерә», - диде ул.

Кичәне Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов алып барды. Институтның «Бәйрәм» ансамбле һәм «Яшьлек» бию коллективы чыгыш ясады. Кичәдән репортаж «Интертат» сайтында чыгачак.





Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин: в ТиНАО создадут новые управы районов





Москва

Фестивальный праздник «Музыка моего города» в Улан-Удэ включил в программу спектакль Театра кукол «Ульгэр»: Россия и Культура, Праздник и Дети


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин: в ТиНАО создадут новые управы районов



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Анастасия Волочкова

Адвокат Иоселева подтвердила отказ ТСЖ оплачивать выигранный Волочковой иск




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

В ЦСКА рассказали о тяжести травмы голкипера Владислава Торопа

Инсайты, стратегии и нетворкинг для профессионалов: 21 июня пройдет ежегодный форум «Спорт и Бизнес»

Стартовал финальный этап всероссийского футбольного турнира «Будущее зависит от тебя»


Уимблдон

«Подача на победу на Уимблдоне». Гвардиола – о заключительном туре АПЛ



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Вторая Мировая: день за днём. 6 января 1942 года. Сто девяносто девятый день Великой Отечественной войны



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России