«Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесе кысаларында Чаллы үз мәдәниятен тәкъдим итә
18 сентябрь көнне «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесе кысаларында Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең мәдәният көне узачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тамашачылар һәм кунаклар өчен «Без төзегән шәһәр!» концерт программасы әзерләнгән. Анда Татарстанның атказанган артистлары һәм Чаллы шәһәре иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.
17.00 сәгатьтә театр фойесында төрле тематик юнәлешләрдә интерактив мәйданчыклар (күргәзмә, мастер-класс, милли ризыкларны дегустацияләү, милли йолалар) тәкъдим ителәчәк.
Гөлсабира Мәхмүт кызы Хәкимова исемендәге Чаллы картиналар галереясе Чаллы шәһәре һәм Татарстанның әйдәп баручы рәссамнары әсәрләре күргәзмәсен, мәгълүмати ролл-ап галереясын, басма графика сәнгате буенча мастер-класс оештыра. Балалар һәм әти-әниләре өчен «Галина Анютинаның «Бәйрәмле Казан» (»Казань праздничная») картинасын пазллардан җыегыз» интерактив мәйданчыгы булачак. Кунаклар мастер-класста катнаша һәм линогравюра техникасында истәлекле открытка бастырып чыгара алачак.
Шулай ук гастрономия мәйданчыгы оештырылачак. Биредә милли ризыклар күргәзмәсе һәм аларны татып карау тәкъдим ителәчәк.