Мәскәүдә Россия Диния нәзарәте ярдәме белән Казан яшь тамашачы театры гастрольләре көтелә
Мәскәүдә 9-10 октябрь көннәрендә Габдулла Кариев исемендәге Казан яшь тамашачы театры гастрольләре узачак. Ул Россия мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән оештырыла. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Спектакльләр «Москонцерт Холл» концертлар залы сәхнәсендә күрсәтеләчәк.
Театр узган сезонның «Йосыф» һәм «Сөннәтче бабай» премьераларын алып килә. Ике спектакль дә милли колоритлы, гаилә белән карау өчен. Әсәрләрне театрның баш режиссеры Ренат Әюпов сәхнәгә куйган. Татар телендәге спектакльләр рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән.