Йошкар-Олада «Сөмбелә» уңыш бәйрәме үткәрелә
23 сентябрь көнне 11.00 сәгатьтә Йошкар-Ола шәһәренең Республика Татар мәдәнияте үзәгендә «Сөмбелә» уңыш бәйрәме узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат үзәге хәбәр итә.
Бу — күңелле, музыкаль, спорт һәм бию бәйрәме. Бәйрәм кунаклары кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык сугышы, чүгәләп йөгерү кебек милли уеннарда катнаша алачак. Шулай ук «Сандугач» халык вокаль студиясе җырчылары чыгышларын тыңларга һәм «Болгар» татар бию ансамбленең лирик һәм шаян биюләрен карарга мөмкин булачак, диелә хәбәрдә.