Бөгелмәдә Россиякүләм «Милли моң» мөнәҗәтләр фестивале уза
Бүген Бөгелмәдә «Милли моң» Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале уза. Быелгы фестиваль Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлап үткәрелә. Бәйгене оештыручылар булып Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте һәм Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге тора. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестивальнең катнашучыларын, кунакларын, оештыручыларын Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде.
Мөнәҗәтләр башкару фестивале халык арасында татар-мөселман традицияләрен популярлаштыру, татар телен һәм милли-мәдәни мирасны барлау, саклау, үстерү, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр арасында дуслык җепләрен ныгыту максатыннан оештырыла.
Конкурс ике номинациядә уза: «Соло» һәм «Ансамбльләр». Бәя бирүчеләр башкару осталыгына, образлы эчтәлекне эмоциональ яктан бирә белүгә, ачык дикция һәм аһәңле яңгырашка, интонациягә, репертуарга, сәхнә костюмының ислам кануннарына туры килүенә һ.б. игътибар итә.
Фестивальдә җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, ә һәр солистка һәм ансамбльгә конкурста катнашу хакында сертификатлар биреләчәк.