Апас аграр көллияте «Осталар шәһәре» ярминкә-күргәзмәсендә югары бәя алды
Казан Агросәнәгать паркында «Осталар шәһәре» республика ярминкә-күргәзмәсе узды. Биредә Апас аграр көллияте дә үз эшчәнлеген, экспозиция мәйданчыгын тәкъдим итте. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.
Ел саен үткәрелә торган республика ярминкәсе - «Осталар шәһәре» авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләнмәләре күргәзмәсе 26нчы мәртәбә узды.
Камыр ризыклары, бөртекле культуралар, сөт һәм яшелчә продукциясе, агач эшләнмәләр күргәзмә-сатуга куелды.
Әлеге ярминкәдә район башлыгы Айрат Җиһаншин да катнашты. Ул аграр көллият мәйданчыгы белән Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаровны һәм Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинны таныштырды.
Районның ярминкә мәйданчыгы уңышлы дип табылды һәм югары бәя алды. Коллектив дипломга һәм кубокка, Апас районы Рәхмәт хатына лаек булды.