Татар блогерларына ышанып Дубайга юлламалар алучылар акчаларын кире кайтара алмый
Татарстан белән Башкортстанда яшәүчеләр арасында Дубайга арзанга ял итәргә барам дип юлламасыз калган, түләгән акчасын кире кайтара алмаучылар саны көн саен арта. Татар блогерлары кешеләрне алдый дигән шау-шу купты. Белгечләр икътисади кризис вакытында ялган схемалар саны арта дип сөйләде.