Әлмәт районы укучысы авыл хуҗалыгы буенча бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады
Әлмәт районы Габдрахман урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Карина Хафизова «АгроНТРИ - 2023» бөтенроссия конкурсының финал этабында 2 урынны яулады. Бу хакта «Әлмәт таңнары» Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Карина АгроРовера юнәлешендә чыгыш ясый, авыл хуҗалыгы өлкәсендә белеменең һәм күнекмәләрнең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә.