Сугыш йогынтысы: Кырымда бензин бәяләре үсә
Кырымның ягулык һәм энергетика министрлыгы белдерүенчә, бензин бәяләре артуга ярымутрауга ягулык китерү логистикасы бозылуы сәбәп булып тора. Фронт сызыгының Кырымга якынлашуы юллада тыгыннар тудыра, шул сәбәпле ягулык китерү дә кискен кимегән диелә.