Кузбасста «Кузбасс мәдәниятләре калейдоскобы» халык традицияләре фестивале узды
16 сентябрьдә «Томская писаница» музей-тыюлыгының гасырлар буе үскән карагайлар гөмбәзе астында «Кузбасс мәдәнияте калейдоскобы» Себер халык традицияләре фестивале узган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестивальдә Мариинск муниципаль округын Николаевск авылы мәдәният йорты филиалы булган Куркулы ял йортының «Умырзая» татар коллективы тәкъдим иткән.
Фестивальдә 15 милләт үз мәдәниятен тәкъдим иткән, шул исәптән күрше Хакасия Республикасыннан кунаклар һәм Томск өлкәсеннән килгән немецлар да булган. Бәйрәмдә милли аш-сулар тәкъдим ителгән, халык осталары теләгән һәркемгә милли һөнәрләрнең асылын аңлаткан.