Мәскәүдә кулинария тапшыруын алып баручы Буа районында кабак бәлеше белән сыйланган
«РЕН ТВ» телеканалында «У мангала» тапшыруын алып баручы Сталик Ханкишиев Буа районының Яңа Чәчкап, Вольнистан авылларына килгән. Кулинарлык буенча мастер-класс уздыручы алып баручы районның авыллары буенча татар халык ризыклары турында танышып йөри икән. Бу хакта «Байрак» сайтында хәбәр ителә.
Ул Яңа Чәчкап авылында кабак бәлеше белән сыйланган.
«Иртәгә тагын безнең авылга килә, дип әйттеләр. Бу юлы токмач кисеп күрсәтәбез», - диде авыл клубы мөдире Хөрия Җиһаншина.