Зәйдә махсус хәрби операциядәгеләргә исемле посылкалар тутыралар
Зәйдә төрле оешмаларда, хезмәт коллективларында, авыл җирлекләрендә чираттагы гуманитар ярдәмне хәрбиләргә җыю эше кызу темплар белән бара. Бу көннәрдә Аксар авылы халкы хәрбиләргә исемле посылкалар тутыру белән шөгыльләнә. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
«Мондый изге эш турында хәбәр салуга авыл халкы бердәм булып аңа кушыла. Менә бу көннәрдә авыл мәдәният йортына эштән соң аксарлылар посылкалар тутыру өчен җыелалар. Ярдәм кулы сузучы һәркемгә рәхмәт», — ди авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов.