Казан продюсеры Алмаз Сәмигуллин халыкара цифрлы сәнгать бәйгесендә катнаша
Бүген тавыш бирүнең соңгы көне – берничә сәгатьтән тавыш бирү нәтиҗәләре билгеле була.
Казан продюсеры, музыкант Алмаз Сәмигуллин «ArtMasters» Милли ачык иҗат компетенцияләре чемпионаты финалында халык мәхәббәте бәйгесендә катнаша. Бүген тавыш бирүнең соңгы көне – берничә сәгатьтән тавыш бирү нәтиҗәләре билгеле була.
«ArtMasters» иҗат өлкәсендәге белгечләрне бергә җыю, үстерү hәм иң-иңнәрне билгеләүгә юнәлтелгән. Чемпионат 4 этаптан тора.
Быел анда Алмаз Сәмигуллин белән беррәттән Россия hәм тагын кырыклап илдән 21 меңнән артык кеше көч сынашкан. Финалга 20 номинация буенча 200 кеше эләккән.
Алмаз Сәмигуллин «Продюсер» номинациясендә катнаша. Татар продюсерына чемпионатның рәсми сайты аша кереп тавыш бирү сорала.
- ArtMasters — цифрлы сәнгать өлкәсендәге белгечләр өчен ярышлар.