Әлмәт районы башлыгы хәрби хезмәткәрнең гаиләсен бала тууы белән котлады
Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов хәрби хезмәткәрнең гаиләсен бала тууы белән котлады. Ул яшь гаиләгә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм бәхет теләде, гаилә тормышындагы бу могҗизалы мизгелнең җылылык һәм мәхәббәт белән тулачагына өмет белдерде. Бу хакта Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Район башлыгы шулай ук гаилә башлыгына «сәлам» тапшырды, хәрби хезмәткәргә хезмәте һәм Ватанга тугрылыгы өчен рәхмәт белдерде.