Арчада елга пычрану сәбәпле, экологлар Табигатьтән файдалану хезмәтенә мөрәҗәгать иткән
Арча районындагы Казансу елгасында пычратучы матдәләрнең җитди дәрәҗәдә артканлыгы ачыкланган. Мәсәлән, аммоний ионының рөхсәт ителгән концентрациясе 11,2 тапкыр, ә нитритлар 7,6 тапкыр артып киткән. Бу хакта республика Экология министрлыгының телеграмм-каналында хәбәр ителә.
Арча районының Кәче авылы халкы министрлыкка елга ягыннан килүче начар истән зарлана. Килгән инспекторлар агынты сулар урыныннан су үрнәкләрен ала. Аларда алты пункт буенча матдәләрнең тиешледән артык булуы ачыклана. Югарыда әйтелгәннәрдән тыш, кислородны биохимик куллану — 7,3 тапкыр, фосфатлар — 4,9 тапкыр, тимер — 2,9 тапкыр һәм сульфатлар 1,7 тапкыр артып киткән.
«Барлык материаллар чаралар күрелү өчен Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсенә җибәрелде», — дип белдерделәр министрлыкта.